Реклама
Семинардагылар хуҗалыкның техника паркы, амбар, терлекчелек комплексларында булып, алдынгы эш алымнары белән танышып, тәҗрибә уртаклаштылар, узган елга йомгак ясадылар. Биредә тәҗрибә уртаклашыр өчен җирлек киң. Соңгы вакытта гына да сөт савып алуны тонна ярымга арттырганнар. Терлекчелек комплекслары чиста, заманча җиһазландырылган. Терлекләрнең алдыннан төрләндерелгән сыйфатлы азык, җылы су өзелми. Терлекчеләр өчен...
Азнакай районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Яңа елны матур уңышлар белән каршы алалар. Ит-сөт җитештерү темплары арткан, республика күләмендә иң күп икмәк җитештерүчеләр дә азнакайлылар.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз