Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районы терлекчеләре кышлатуга әзерләнә

    Бүген “Таллы Бүләк” хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды.

    Бүген “Таллы Бүләк” хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә мөгезле эре терлекләрне уңышлы кышлату, сыйфатлы азык белән тәэмин итү, продукция җитештерүне арттыру, нәсел эше һәм тармактагы башка мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

    Җәйдән кышка күчеш чорында дөрес тукландыру мөһим роль уйный. “Таллы Бүләк” хуҗалыгында моңа җитди якын киләләр.

    – Сенажны вакытында салып, ике кат япма белән капладык, бу аның сыйфатын, туклыклы матдәләрен бермә-бер арттыра. Җәйдән кышка күчү чорын сентябрь башында башлап җибәрдек, сыерларны көндез көтүгә чыгарып, кичкә монокорм ясап ашатабыз. Бүгенге көндә бер сыерга 19 литр сөт савабыз, шушы күчеш чорын югалтуларсыз үтеп, продукция җитештерүне арттырырга иде, – ди хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: