Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай җирлегендә тагын бер мегаферма төзелә

    “Азнакай” агрофирмасының Банки – Сукаеш янында терлекчелек комплексына узган елның августында нигез ташы салынган иде.

    Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Хәзер биредә төзү эшләре киң колач белән бара.

    Комплекс 2 меңнән артык терлеккә исәпләнгән. Сукаеш авыл биләмәсе территориясендәге җитештерү комплексы төзелү районда яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге дә бирә.

    Район башлыгы Марсель Шәйдуллин биредәге эшләр барышын күз уңында тота.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: