Азнакаево
  • Рус Тат
  • Афәтсез торырга димәгән: кошларга да грипп яный!

    Бу нинди хәлдер инде, үзебезгә янаган коронавирустан ничек сакланырга белми киеренкелектә яшибез, инде менә яңа афәт: кош гриппы баш калкыта.

    Күршедәге Мөслимдә фермер Шакирҗановларның 4500 баш казы чиргә юлыгып, никадәр зыян салынган. Сулык янында асралган казларга кыргый үрдәкләр чир йоктырган дигән фараз бар.

    Сакланыйк, җәмәгать, ике район арасы ерак түгел, афәт безгә килеп җитмәсен, кош-кортны ябылуда тотсак, хәерлерәк булыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: