Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Урак кызу темпларда бара

Бу көннәрдә игенчеләр иртәдән алып караңгыга кадәр бөртеклеләр уңышын мөмкин кадәр тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен сала.

Чубар Абдул авылы басуларында да эш гөрли. “Тукай” хуҗалыгы җитәкчесе Гаптеләхәт Рәфыйков белән басуда һәм ындырда урып-җыю эшләре турында әңгәмә корып алдык.

  • Хуҗалыгыбыз хезмәтчәннәре алдында 1270 гектар мәйданда чәчелгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны, шул исәптән 500 гектар көзге бодай һәм арышны җыеп алу бурычы тора. 50 гектар мәйданда борчак суктыруны тәмамладык. Уңышы бик яхшы – гектардан 30 центнер чыкты. Бүгенге көндә көзге арышны суктырабыз. Көзге бодайны теземнәргә салдык, аңа да керештек. Күпьеллык үләннәрне орлыкка алуны тәмамладык. Аны чистартып, саклауга урнаштырабыз. Терлек азыгын ел ярымлык запас белән әзерләдек. Сенаж базлары тулып, каплап куелды. Шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларга да бике бүленеп бирелде, көзен, Аллаһ боерса, ашлык белән дә ярдәм күрсәтербез, – ди җитәкче.

Хуҗалыкның менә инде ничә еллар алыштыргысыз комбайнчылары Инсаф Мияссәров һәм Әсгатъ Бикмөхәммәтов быел да тимер атларын иярләп, басу киңлекләрен иңлиләр. Машина йөртүчеләр Әгъдәс Корычбаев, Азат Шәйгарданов, Айрат Абдуллиннарның да әлеге хезмәттә 20-30 елдан артык шактый тәҗрибәләре бар.

  • Комбайннарның бункерлары тиз тула, шулай да өлгерәбез, – ди Азат абый.

Айрат абый быелгы урак былтыргысыннан аерылса да, кәеф күтәренке, ди.

Ындыр табагы ашлык китерүгә әзерләнеп куелган, бөтен җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Биредә Наил абый Халиков бөртеклеләрне кабул итү һәм чистарту өчен җаваплы.

Миләүшә Хәертдинова кышын сыер савуда булса, җәен үлчәүдә эшли, ындырда да ярдәмгә килә. Күрше авылдан Буралыдан килеп йори, 8 яшьлек кызы Алия дә әнисе янәшәсендә машиналарның килүен түземсезлек белән көтеп, күзәтеп тора.

  • Ике машинага 20-21 машина арбасы ашлык кайтаралар. Басудагысы түгел, амбардагысы уңыш, диләр бит. Яхшы булсын иде, дип өметләнәбез, – ди Миләүшә апа.

Тукайлылар быел да сынатмыйлар. Үзләрендә уракны тәмамлагач, күрше хуҗалыкларга да ярдәмгә киләләр. Тырыш, максатчан авыл хезмәтчәннәренә таң калырлык.

Шунысы кызганыч, амбарда укучылар күренмәде. Элекке елларда амбарда эшләү дәрәҗәгә санала иде, эшче көчләргә һәрвакыт чират була иде.  Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясе дип чаң сугып сөйләсәк тә, ни кызганыч, бүгенге көндә балаларны, иң күбе, комбайн ярдәмчесе итеп кенә күрергә була. Икмәкнең никадәр авыр хезмәт белән табынга килүен балаларыбыз яшьтән күреп, күмәк эштә катнашып, кадерен белеп үссеннәр иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев