Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

«Таллы Бүләк» хуҗалыгы басуларында тракторлар гөрли

“Таллы Бүләк” хуҗалыгын районда һәр яктан өлге итеп куярлык.

Биредә елның елында иң беренчеләрдән булып кыр эшләренә керешәләр һәм терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирешәләр. Бүгенге көндә бер сыердан уртача 20 литр сөт савалар.

Быел язгы кыр эшләре ничек оештырылган? Әлеге сорау белән хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Авыл хуҗалыгы икътисадның төп нигезе булып тора. Шуңа күрә нинди генә катлаулы шартлар булмасын, ипи, сөт, ит җитештерергә кирәк. Безнең хуҗалык карамагында 5831 гектар җир бар. Аның 4270 гектарын – сөрүлек, 3127 гектарын – чәчүлек җирләр, 1100 гектарын көзге культуралар биләп тора. Ашлам алып кайттык, техника тулысынча әзер.Чәчүлек материалларга инкрустация үткәрелә. Бу язда 200 га – бодай, 330 га – арпа, 50 га – солы, 150 га – борчак, 100 га – карабодай, 100 га – рапс, 200 га кукуруз, 200 га берьеллык үләннәр, 150 га азык катнашмасы чәчәргә планлаштырабыз.

Хәзерге вакытта “Туман” агрегаты белән Владимир Симонов 1110 гектарда көзге культураларны, 472 гектарда күпьеллык үләннәрне ашлады. Аңа Нияз Абдуллин һәм Рәмзил Якупов ярдәм иттеләр. Самат Имамов 472 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалады. Нияз Абдуллин, Рафаэль Шәрипов һәм Флюр Җиһангиров зяб тырмалауда. Барлык кыр эшләре яшь агрономыбыз Марат Латыйпов күзәтүе астында башкарыла.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 7 апрельгә булган оператив мәгълүматлары буенча районда 19 мең гектарда уҗым культуралары (план үтәлеше 94%), 11,3 мең гектарда күпьеллык үләннәр (план үтәлеше 60%) тукландырылган, 7,4 мең гектар җир тырмаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев