Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакайның авыл хезмәтчәннәре флешмобка кушыла ала

Татарстанда бүгенге катлаулы көндә үз эшләрен өзлексез башкаручыларны хуплап, флешмоб башлап җибәрелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас#БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.

Акциядә бүгенге катлаулы эпидемиологик вәзгыять шартларында кибет киштәләрендә һәм татарстанлыларның өстәлләрендә сыйфатлы һәм кулай бәяләрдән азык-төлек продукциясе җитәрлек дәрәҗәдә булсын өчен чәчү кырларында, терлекчелек фермаларында, теплицаларда өзлексез эшләүчеләр, ашамлык продуктлары җитештерүчеләр катнаша. Моннан тыш, акциягә аграрийлар гына түгел, ә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләр дә, табиблар, ветеринарлар, зоотехниклар һәм урманчылар да кушыла.

Флэшмобта катнашу өчен #Мынаработедлявас #Безэшлибез хeштегы белән фотография куярга һәм үз эшең турында берничә җөмлә язарга кирәк. Безгә кушылыгыз!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев