Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай умартачылары бал кортларын һәлак булудан саклый ала

Умарталыкларны паспортлаштыру бал кортларын һәлак булудан саклап кала ала.

Былтыр умартачылар бал кортлары һәлак булудан зур зыян күрделәр. Быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Умартачылар реестры төзелгән һәм Россия авыл хуҗалыгы үзәге белән берлектә «Бал кортларының пестицидлар белән агулануын профилактикалау буенча инструкция» эшләнгән. Ул республиканың һәр муниципаль районына җиткерелгән.

Оператив хәбәрләшү өчен фермерларның һәм умартачыларның үзара хезмәттәшлеге буенча WhatsApp мессенджерында махсус төркемнәр эшли башлаган. Анда фермер 3 көн алдан эшкәртү буенча планлаштырылган эшләрнең урынын һәм вакытын күрсәтергә тиеш. Умартачылар әлеге хәбәрне автомат рәвештә алалар. Бу аларга пестицидлар белән агулану куркынычын киметү өчен саклык чараларын күрергә, умарта ояларын имин урынга күчерергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда умарталыкларны паспортлаштыру бара. Бу бердәм реестр булдыру һәм бал кортларын һәлак булудан саклау максатында башкарыла. Азнакай дәүләт ветеринария берләшмәсе хәбәр итүенчә, район буенча 496 умартачы, 7988 баш умарта оясы бар. Умартачыларның 220 се яңа төрдәге паспорт алган. Паспортлар алу өчен гаризалар белән умартачыларга дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев