Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районының авыл хезмәтчәннәре торак шартларын яхшырта ала

Азнакай районының авыл хезмәтчәннәре дәүләт программасы нигезендә торак шартларын яхшырта ала.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада авыл җирлекләрен үстерү өчен федераль бюджеттан 954 млн сум биреләчәк. Торак шартларын яхшырту буенча республикада 137 торак йорт төзелә. Найм буенча 122 йорт агымдагы елның 1 декабренә сафка басачак.

Дәүләт программасыннан азнакайлылар да файдалана ала. Бу максатларга Азнакай районына 4 млн 200 мең сум акча бүленгән.

«Әлеге программада авылда эшләүче һәм яшәүче гаиләләр файдалана ала. Бүгенге көндә торак шартларын яхшырту буенча исемлектә 26 кеше тора. Теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итә алалар,» - ди район башкарма комитетының торак шартларын яхшырту бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев