Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районында тагын алты крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка киләчәк

Әлеге бәйгегә республика районнарыннан барлыгы 300 заявка кергән.

Авыл җирлегендә крестьян-фермер хуҗалыкларында үстерүгә юнәлдерелгән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап» грантын отучылар арасында алты райондашыбыз да бар. 

Әлеге бәйгегә республика районнарыннан барлыгы 300 заявка кергән. Азнакайлылардан - 14 заявка. Шуның 162 се җиңеп чыккан.

Азнакай фермерлары савым сыерлар асрау һәм мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнәчәкләр. Алты грант иясенең икесе хатын-кыз.

Әлеге программа "Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү" милли проекты нигезендә тормышка ашырыла һәм ул авыл халкының тормышын яхшыртуга, мәшгульлеген тәэмин итүгә, активлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Грант акчалары бары тик максатчан файдаланырга тиеш.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев