Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районында мелиорация эшен яңартырга планлаштыралар

​​​​​​​2010 елгы аномаль корылыктан соң республикада мелиорация комплексын яңартуга җитди игътибар бирелә башлады.

Соңгы 5 елда 260 плотина һәм гидротехник корылма ремонтланган. Президент программасын тормышка ашыру барышында 8 ел эчендә 450дән артык буа норматив техник хәлгә китерелгән.

Әлеге саннар Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә китерелде.

“Буаларны торгызу эше дәвам итә. 120 ГТС һәм плотинага ремонт кирәк. Азнакай, Аксубай, Биектау, Нурлат районнарында алар аеруча күп. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру өчен безгә әлеге буаларның куәтен саклап калырга һәм максималь рәвештә кулланырга кирәк”, – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Бүгенге көндә сугаруны торгызырга теләгән хуҗалыкларга максатчан программалар кысаларында сугарулы җирләрне төзүгә һәм торгызуга, шулай ук заманча су сиптерү һәм насос җиһазлары сатып алуга чыгымнарның 70% ы республика һәм федераль бюджетлардан субсидияләнә.

2020 елда мелиорация буенча программаларны 493 млн. сумга финанслау каралган.

“Мелиорациядән башка авыл хуҗалыгының перспективасы юк. Бу юнәлешкә ярдәм итәргә кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Азнакай районында Сукаеш буасын федераль программага кертү буенча эш бара. Анда 450 гектар җирне сугару системасын булдыру планлаштырыла.

Быел шулай ук Әгерҗе һәм Мәсгут буаларын ремонтлау каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев