Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районында көнгә 160 тонна сөт савалар

​​​​​​​Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 9 июльгә булган оператив мәгълүматлары буенча, районда сөт саву көнгә 160 тоннадан артты, уртача бер сыердан 21,4 кг тәшкил итә. Узган елга караганда сөт саву 9,9 тоннага күбрәк.

– Сөт җитештерү буенча Азнакай 43 район арасында республикада алтынчы урынга күтәрелде. Бу – терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Әлеге күрсәткечне киләсе елда 200 тоннага җиткерүне максат итеп куйдык. Сукаеш янында 2,4 мең баш сыерга һәм тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерүгә исәпләнгән «Азнакай» сөт-товарлыклы комплексы төзелеше бара. Аны 2021 елның ноябрендә сафка бастыру планлаштырылган, – ди муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев