Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы Сәпәй авылы басуында кыр эшләренә багышланган киңәшмә узды

Быел да Азнакайның алдынгы механизаторларын акчалата бүләкләү көтә.

Азнакай районы хуҗалыкларының һәммәсе дә җиң сызганып кырда эшлиләр, табигать шартларының һәр мөмкинлеген файдаланып калырга тырышалар.

"Азнакай" агрофирмасының 6 нчы бүлекчәсе карамагына кергән Сәпәй авылы басуында район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, аксакал игенчеләр һәм хуҗалык башлыклары катнашында кыр эшләренә багышланган киңәшмә узды.

Аны район башлагы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде.

– Елның-елында азнакайлылар мул уңышка ныклы нигез салалар. Трактор-тырмаларны ялт итеп төзекләндерделәр. Язгы кыр эшләренә хәрбиләрчә хәзерлек белән аяк бастылар. Игенчеләребез быел да сынатмаслар, Алла боерса чәчүне үзвакытында уңышлы төгәлләрбез. Яз соңарып килү сәбәпле, быелгы чәчү аеруча җаваплылык, оешканлыкны таләп итә. Шуңа күрә туфрак дымлы чакта йоклап ятмаска, һәр техниканы да эшкә җигәргә, аяз көннәрнең һәр сәгатеннән мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп файдаланып калырга кирәк, – дип Марсель Зөфәр улы хуҗалыклар алдына төп максатны билгеләде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та быелгы чәчүгә игътибарны арттырырга кирәк, дип басым ясады.

– "Язын чәчсәң – сазга чәч", – дип, белми әйтмәгәннәр борынгылар. Чәчү өстендә бер көн соңга калу да зур югалтуга тиң, чөнки кояш кыздыра башлау белән туфракта бик тиз дым югала. Ә эш күләме аз түгел, барлыгы 61,2 мең гектар җир тырмаганны, чәчкәнне, катоклаганны көтә. Аларны кыска срокта һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен игенчеләребез көне-төне кырда. Бүгенге көндә уҗым культуралары туклыландырылган. 19,7 мең гектар мәйданда күпьеллыкларны ашлау дәвам итә. Тырмалау, культивация эшләре дә тулы куәтенә бара. 8 май мәгълүматлары буенча, 6 мең гектардан артык мәйданда арпа, солы, көнбагыш, борчак һәм башка культуралар чәчелгән.  “Союз-Агро” һәм “Азнакай” агрофирмасы җәмгыятьләрендә эш тәүлек дәвамында бара. Калган хуҗалыклар да сынатмыйлар. Һәр елдагыча, нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны акчалата бүләкләү көтә, – диде ул.  

Ул көнне шулай ук изге теләкләр һәм дога сүзләре белән җир куенына йомыркалар тәгәрәтелде. Бу – ата-бабаларыбыздан күчкән ел саен туфрак уңдырышлыгына өмет баглап үтәлә торган йола.

“Җире барның җиме бар”, дип юкка әйтмәгәннәр, Азнакай кырлары да уңдырышлы, байлык, муллык чыганагы булырга язсын.

Энҗе ГАЛӘВЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев