Реклама
ТУГАН ҖИР
Азнакай игенчеләре чәчүне Җиңү бәйрәменә төгәлләргә исәплиләр
29 апрельгә булган оператив мәълүматлар буенча, Азнакай районы хуҗалыкларында барлыгы 15,4 мең гектарда язгы культуралар чәчелгән.
Һава шартлары уңай торганда, игенчеләр кыр эшләрен 9 Май бәйрәменә төгәлләргә исәплиләр. Бүген узган видо-киңәшмәдә һәр хуҗалык җитәкчесе чәчүнең барышы белән таныштырды. Анда шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары да катнашты.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин карабодай культурасына игътибар бирергә чакырды.
– Азнакай җирләрендә аның уңышы да, сату бәясе дә яхшы, – диде ул.
Язгы чәчүгә иң беренчеләрдән булып “Тукай” хуҗалыгы керешкән иде. Җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков белдерүенчә, арпалары инде матур гына тишелеп тә чыккан.
Видео-киңәшмәдә шулай ук 1 Май һәм 9 Май бәйрәмнәренә әзерлек мәсьләләре дә күтәрелде. Марсель Шәйдуллин һәр җирлектә һәйкәлләрне төзекләндерергә, чистартырга, ветераннарны бәйрәм белән котларга йөкләмә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев