ИА "Татар-информ" автор яңалыклары
-
Азнакайның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы Яңа ел алдыннан сөйләшүгә җыелды
Яңа ел алдыннан мондый очрашулар уздыру матур гадәткә керде. Оешманың яңа җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова быел кызларын "Ак Чишмә" ашханәсенә җыйды. Ул оешманың бүгенге көн сулышы белән таныштырды, киләчәккә планнарны җиткерде, эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк итүдә башкаларның да тәкъдим-фикерләрен җиткерүен сорады. Сый табыны артында барган эчкерсез сөйләшүдә хатын-кызларыбыз үзләрен борчыган проблемаларны...
-
Азнакай районы ветераны Фаздал Сәләмовны туган көне белән котладылар - ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакай районы Камышлы Күл авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Фаздал Сәләмовны район җитәкчеләре, авылдашлары, якыннары туган көне белән котлады.
-
Азнакайның сәләтле балалары өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Уку алдынгылары, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган, спортта, сәнгатьтә югары уңышларга ирешкән укучылар өчен һәр елны район башлыгының Чыршы бәйрәме уздырыла. Бүген ул Балалар иҗат үзәгендә үтте. - Сез - безнең горурлыгыбыз. Азнакайның киләчәге сезнең кебек акыллы, сәләтле яшьләр кулында. Яңадан-яңа үрләр яулавыгызны һәм лаеклы алмаш булып үсүегезне телим, -...
-
Азнакайның Яңа Юлында Чыршы шәһәрчеге ачылды
Азнакайда бер-бер артлы Чыршы бәйрәмнәре уза. Яңа Юлда да ул Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре ярдәмендә җырлар, уеннар белән күңелле узды. Микрорайон халкын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тәбрикләде.
-
Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән
Шул ук вакыт эчендә Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән. (Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2010-2017 елларда Татарстан Республикасында 2 мең километрга якын автомобиль юллары һәм 33 күпер төзелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Моннан тыш, шул ук вакытта Татарстанда...
-
Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче Фатыйха Әхмәтгалиевага 90 яшь тулды
Азнакай районы Тымытык авылында гомер итүче Фатыйха Әхмәтгалиевага 90 яшь тулды. Тыл хезмәтчәнен күркәм бәйрәме белән җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илдар Хәйдәров тәбрик итте. Үзенең изге теләкләрен туганнары, хезмәттәшләре, авылдашлары да җиткерде.
-
Азнакай шәһәренең «Гнездышко» балалар бакчасына Кыш бабай килде
Азнакай шәһәренең 8 нче «Гнездышко» балалар бакчасы профсоюзы үз хезмәткәрләре өчен көтелмәгән бүләк ясады. Коллектив музыка залында чыршы бизәгәндә Кыш бабай белән Кар кызы килеп килеп керде. Алар Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, чыршы тирәли бакча хезмәткәрләрен җырлатып, биетеп, тәмле бүләкләр өләштеләр. Фәридә Мөстәкыймова, балалар бакчасы мөдире
-
«Универсал-Азнакай» Ямашев урамында Чыршы шәһәрчеге ачты
Азнакай кварталларында Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген Элеонора Алчина җитәкчелегендәге "Универсал-Азнакай" идарәче компаниясе Ямашев урамындагы кварталда Чыршы шәһәрчеге ачты. Азнакай Яшьләр үзәге хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы бәйрәм әзерләгәннәр. Резеда ШӘРИПОВА Узган атнада Чыршы шәһәрчекләрен "Жилсервис - Азнакай" һәм "Квартал 28" идарәче компанияләре ачкан иде.
-
Актүбә бистәсендә Кар шәһәрчеге ачылды
Актүбә бистәсендә Яңа ел шәһәрчеге ачылды. Мәдәният хезмәткәрләре җырлы-уенлы күңелле программа әзерләделәр. Бистә җитәкчеләре халыкны Яңа ел белән тәбрикләде. Кечесе дә, олысы да җырлап-биеп, төре уеннарда катнашып, күңел ачтылар.
-
Азнакай шәһәре Яңа Юл бистәсендә күп балалы гаиләләр яшәүче йортларга газ кертү мәсьәләсе каралды
25 декабрьдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" җәмгыятенең кадрлар һәм социаль үсеш буенча генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән берлектә азнакайлыларны кабул итте. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе авыру балаларга дәвалану өчен ярдәм күрсәтүгә кагылды. Кабул итү вакытында Яңа Юл бистәсендә...
-
«Бердәм Россия»нең Азнакай җирле бүлеге балалар бакчаларына бүләкләр өләшә
Алтынчы елын «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге район һәм шәһәр Советлары депутатлары, предприятие-оешмалар җитәкчеләре белән берлектә балалар бакчаларына бүләкләр өләшә. Дүшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов 18 нче "Улыбка" балалар бакчасында узган бәйрәм кичәсендә катнашты. Ул педагогларны, әти-әниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм уенчыклар тапшырды.
-
Азнакай районы Күктәкә авылы фермеры Темир Насыйбуллин республика бәйгесендә җиңү яулаган
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү - Татарстанда иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Ел саен әлеге максаттан "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" республикакүләм бәйгесе игълан ителә. Бүгенге көндә районыбыз хуҗалыклары арасында уңышлы эшләп килүче дип Күктәкә авылыннан Темир Насыйбуллин хуҗалыгы танылган. Бәйгенең республика буенча...
-
Азнакай районы Балтач мәдәният йорты музееның 8 кызыклы экспонаты
Азнакай районы Балтач мәдәният йортының "Туган якны өйрәнү" музее 20 елдан артык эшли. Тарих укытучысы Таһир Муллаев башлангычы белән бирегә шактый күп тарихи экспонатлар тапшырылган. Бүген дә Илүзә Нуриева җитәкчелегендә мәдәният йортында патриотик, тәрбияви чаралар үткәрелә. Тарихи, милли мирасны туплау эше дәвам итә. Балтач авылы халкы милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга...
-
Азнакай Гимназиясе Вена балы белән шаккаттырды
Менә бишенче ел рәттән Яңа ел алдыннан Азнакай гимназиядә бал үткәрелә. Быел гиназистлар Вена традицияләренә тукталдылар. Бу бәйрәм - укучылар хезмәтенә үзенчә бер бәя бирү дә. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин коллективка алга таба да уңышлар теләде һәм бүләкләр тапшырды. Быел гимназия директоры грантына Камилә Гилаева, Инзилә Хөсенова һәм...
-
Азнакай районының яшь аграрие Мюнхенда тәҗрибә уртаклашты
Россия-Германия программасы кысаларында Татарстаннан 8 яшь белгеч Мюнхенда яшьләр эше һәм аграр юнәлеш буенча тәҗрибә туплап кайттылар. Алар арасында республика агарар яшьләре берлегенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исламова да бар иде. Двухнедельная поездка финансировалась Министерством образования и науки Республики Татарстан. Образовательная и культурная программы были очень насыщенными.