Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларны Абитовлар туйларына чакыралар

    Гөлсирин Абдуллина hәм Азат Абитов сезне узләренең туйларына дәшәләр.

    Театральләштерелгән тамашада Рәнис Габбазов, Зәлилә, Рәзил Борчак белән дә бергәләп җырлап, биеп, төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнаша аласыз. Шулай ук сезне Кәләш букеты көтә.

    Концерт 12 февральдә Азнакай шәһәре Мәдәният йортында уза. Башлана 19.00 сәгатьтә.

    ***

    Әлеге концерт уңаеннан без Рәшит Ваһапов фондының иҗат буенча директоры Гөлгенә Кәримова белән әңгәмә кордык.

    – Гөлгенә Әхәтовна, фондның эшчәнлеге турында азнакайлыларны да таныштырып үтсәгез иде.

    – Рәшит Ваһапов фонды яшь талантларны барлау һәм үстерү максатларында ел саен халыкара татар җыры фестивале уздыра. 2004 елда башлап биредән бик күп йолдызлар калкып чыккан. Халык күңелен моңлы тавышлары белән яулаган Филүс Каһиров, Ришат Төхбәтуллин, Рөстәм һәм Гөлназ Асаевлар һәм башка бик күп җырчыларны зур сәхнәгә күтәргән иҗат мәйданы ул.

    Хәзерге вакытта фонд Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Зәлилә белән контракт нигезендә эшли.

    Узган ел фондта яңа һәм беренче гаиләбез туды: Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина hәм Азат Абитов өйләнеште. Программабызны да “Туйның бишенче көне” дип атадык. Ул туй рәвшендә барачак.

    Фестивалнең проектлары күп. Ел саен яңалары өстәлә. Аларны Татарстан Президенты һәм мәдәният министрлыгы хуплый.

    Италия башкаласы Римда халыкара проект тәкъдир ителде. Чиратта – Баку шәһәре. Россиянең 14 шәһәрендә II Бөтенроссия “Дуслык күпере” татар-башкорт эстрада фестивале үтте.  “Илһам Шакиров ядкаре” дигән махсус проект Казан, Мәскәү, Уфа шәһәрләрендә тәкъдим ителде. ⠀“Яңа татар җыры” конкурсына старт бирелде. “Микрфонсыз концерт” проектына кастинг уздырдык. Илнең төрле почмакларыннан яшь башкаручылар килде. Кастингта катнашкан җырчылар арасыннан иң сәләтлеләр 11 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, татарның иң көчле тавышлары белән бер сәхнәдә “Микрофонсыз концерт”та катнашачак.

    Азнакайлыларны “Туйның бишенче көне” дигән концертка көтеп калабыз.

    Реклама кысаларында

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: