Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ

Махсус хәрби операциядә катнашучы азнакайлының гаиләсен дүртенче баласы тууы белән котладылар

Карамалы авылында гомер итүче Хәбибуллиннар гаиләсенең бәхете тагын да арткан – тату, уңган гаиләдә дүртенче сабыйлары – кызлары Айлина аваз салган

Бала тудыру йортында район ЗАГС бүлеге оештырган тантаналы чарада әти кеше үзе катнаша алмады, хәзер ул махсус операция зонасында хәрби бурычын үти. Лилияне каршы алырга, гаиләнең шатлыгын уртаклашырга җитәкчеләр, туганнары, хезмәттәшләре дә килгән иде.

Хәбибуллиннарны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләде.

– Гаилә бәхете – балаларыбызда. Яшәвебез мәгънәсе булган сабыйларыбыз сәламәт булсыннар, илебезнең лаеклы гражданнары булып үссеннәр! – диде ул.

Ул шулай ук батыр ул үстергәннәре өчен әти-әниләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тантана шаһиты булган Карамалы авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов, “Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә төбәк-җитештерү комплексы җитәкчесе Илнар  Тимирбаев, Лилия үзе хезмәт куйган райпо җитәкчесе Рәфис Әхмәтов та Айлинаның апа-абыйлары, әби-бабайларына изге теләкләрен ирештерделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова аның тәүге документын әнисенә тапшырды. Бәхетле әнине чәчәк бәйләмнәренә, бүләкләргә күмделәр.

Лилия Хәбибуллина  авылларында райпо кибетендә эшләп, шуннан декрет ялына чыккан. Әниләрен, сеңелләрен кызлары һәм ике уллары да сагынып көтеп алганнар.

–  Безнең гаиләбез тагын да зурайды. Балалар – тормышыбыз яме. Һәр әти-әни өчен дә балаларының бәхетле, исән-имин булуы, төпле белем алып, бу тормышта үз урынын табуы мөһим. Шөкер, өебез сабыйларыбызның  шат  авазыннан  шау-гөр  килеп тора. Алдагы көннәрдә аларның игелеген тоярга язсын. Әтиебез генә исән-сау булсын, – ди Лилия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев