Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
2024 - ГАИЛӘ ЕЛЫ

Азнакайдан Хәмидуллиннар «гаилә учагын» кабул иттеләр

Бүген Ютазы районы ЗАГСының никахлашу залында ил буйлап сәяхәткә чыккан «Россия йөрәге» гаилә учагы утын азнакайлыларга тапшыру тантанасы булды.

Билгеле булганча, ел башында Мәскәүдә ВДНХда узган «Россия» күргәзмә-форумында гаилә учагын кабызып, Гаилә елына старт биргәннәр иде. «Россия йөрәге» уты белән лампадалар илебез төбәкләре буйлап йөри, республиканың төрле шәһәрләрендә гаиләләргә бирелә.

Бүген утлы капсуланы Ютазы районында яшәүче Ирина һәм Евгений Абрамовлар гаиләсеннән азнакайлылар — Резеда һәм Ирек Хәмидуллиннар гаиләсе кабул итеп алды.

Бу уңайдан Азнакай шәһәренең Никахлашу сараенда район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында тантаналы чара да узды. Хәмидуллиннар гаиләсен әлеге истәлекле көн белән тәбрикләп, район башлыгы да аларга изге теләкләрен җиткерде:

— Гаиләгездә сөю, мәхәббәт уты беркайчан сүнмәсен, сүрелмәсен, әлеге лампадагы кебек дөрләп янсын. Бу учакның ялкыны районыбызның һәр гаиләсен җылытып торсын иде, — диде район башлыгы. 

Бу хакта тулырак — «Маяк» газетасында.

Фото: https://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев