Әгерҗе авылында үрнәк гаиләләрне хөрмәтлиләр
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану хисләре уята.
Шундый парларның берсе – Азнакай районы Әгерҗе авылында гомер итүче Халиуллин Рафаэль абый белән Гөлсирин апалар август аенда алтын туйларын билгеләп үттеләр.
– Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлыгы-куанычлары белән гомернең узганын сизми дә калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – диләр бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган Халиуллиннар.
Бәхетле парларны котларга авыл җирлеге башлыгы Хәсәнов Назыйф Нил улы һәм мәдәният хезмәткәрләре дә килде, дип хәбәр итте безгә Гөлгенә Ибраһимова.
Тулырак – “Маяк” газетасыннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев