Азнакаево
  • Рус Тат
  • Терелгәч тә, саклану кирәк

    Районның үзәк сырхауханә җитәкчелеге, табибларыбыз ковид белән авырып савыккач та сихәтлеккә игътибарны киметмәскә чакыралар.

    Ни дисәң дә, вирус бик мәкерле һәм аның организмга җитди зыян салып калдыру ихтималы җитәрлек. Шуның өчен тирәнтен медицина тикшерүе үтәргә киңәш ителә. Бигрәк тә ике һәм аннан да күбрәк хроник йогышлы булмаган авырулыларга, һәм, гомумән, коронавирус белән авырган бөтен кешегә дә. Чирнең зыянлы тәэсирен ачыклауга медицина тикшерүе беренчел һәм диспансер тикшерүенә һәм диспансеризациянең 1 нче, 2 нче этапларына өстәмә рәвештә үткәрелә. Аны үтү өчен участок табибына үзегезгә уңайлы вакытта мөрәҗәгать итәргә була. Сихәтлекне яхшыртуга юнәлтелгән тернәкләнү программасы кысаларында көндезге стационарда дәвалану мөмкинлеге дә бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: