Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сан алу ялларда да дәвам итә

    Алда торган озын ялларда да халык санын алу туктап тормаячак. Әмма пандемиядән барлык саклык чаралары да тиешенчә күреләчәк.

    Моның өчен сан алучылар бөтен тиешле саклану чаралары, перчаткалар, битлекләр белән тәэмин ителгән.

    Эш көннәре саналмаган 30 октябрь – 7 ноябрь чорында барлык сан алу участоклары, МФЦ да урнашкан участоклар да гадәти режимда эшлиячәк. Аларга сан алучыны өендә көтмәүчеләр, дәүләт порталы аша сан алуда катнаша алмаганнар килә. Эш урынына яки яшәгән җиргә якынрак булган участокны сайлап алырга була. “Маяк” газетасында, сайтыбызда аларның исемлеге, урнашкан адреслары турында тулы мәгълүматлар бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: