Азнакаево
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов Instagramда татарстанлыларны Әтиләр көне белән котлады

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә республика халкын Әтиләр көне белән котлады.

    ТР Президенты әтисе Нургали Миңнеханов фотосурәтләре төшерелгән слайд-шоу тәкъдим итте. «Әтиләр көне белән! Кадерле әтиләрегезне хөрмәт итегез, мәрхүмнәр булганнарга — искә алыгыз һәм алар рухына догаларыгызны укыгыз", - дип язды ул, ике социаль челтәрдә дә #ДеньОтца хэштегы белән бергә.

    Бүген Россиядә беренче тапкыр гомуммилли дәрәҗәдә Әтиләр көне үткәрелә. Яңа истәлекле датаны үз Указы белән РФ Президенты Владимир Путин билгеләде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: