Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кәҗәләр тынгы бирми

    Азнакайның Подгорная урамында көтүе белән кәҗәләр йөри.

    Алар хәтта бакча эчендәге агачларга да зыян салалар. Тышкы якта да чәчәк үстерәсе килүчеләр бардыр, әмма сакалбайлардан тынгы юк.

    Мал асрау яхшы инде ул, тырыш кешенең эше, шулай да башкалар турында да онытырга кирәкмидер. Кеше белән ачуланышасы, телгә киләсе килми, кәҗә хуҗалары үзләре аңлап, малларын көтсеннәр иде. Тирә-якның матурлыгы барыбыз өчен дә бит.

    Иске Азнакайда яшәүче бер апа

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: