Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кәкре Елгада яшәүче Икълимә Фәхразый кызы 90 яшен билгеләп үтте

    Бүген районыбызның Кәкре Елга авылында гомер итүче Икълимә Закирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Сугыш авырлыкларын кичергән, җваплы вазифалар башкарган райондашыбызны гомер бәйрәме белән котларга кызлары-кияүләре, оныклары, якыннары җыелды. Юбилярга Президентларыбыз, район җитәкчелеге котлауларын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев ирештерде. Биләмә башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов, ветераннар советы рәисе Илмир Гарипов барлык авылдашларның изге теләкләрен җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: