Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле райондашлар!

    1 июль көнне Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгендә (Шәйхетдинов ур., 6 в йорты) якташыбыз Әзһәр Шакировның “Халкыбызның кадерле шәхесләре” исемле китабын тәкъдир итү чарасына көтеп калабыз.

    Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар конгрессының Аксакаллар шурасы әгъзасы Әзһәр Шакировның “Халкыбызның кадерле шәхесләре” исемле китабы 2021 елда басылып чыга.
    “Халкыбызның кадерле шәхесләре” исемле китапта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның үткән гасырда һәм бүгенге көндә татар театры тарихында үз йолдызын кабызган, халкыбыз горурлыгы булган күренекле артистларыбыз, режиссёрларыбыз, үз иҗатлары белән милли сәнгатебезнең, шанлы әдәбиятыбызның үткәнен, бүгенгесен киләчәк буыннарга мирас итеп калдыруга хезмәт иткән шәхесләр турындагы тирән хөрмәт хисләре белән язылган истәлекләре туплап бирелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: