Азнакаево
  • Рус Тат
  • Җиңү бистәсе волонтерлары сугыш хәтирәләрен барлыйлар

    Җиңү бистәсендә яшәүче Зиатдинова Розалия Такиулла кызы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең «Ачык йөрәкләр» волонтерлар отряды үткәрә торган «Сугыш турында әңгәмә» акциясенә кушылды.

    Аның әтисе Сөләйманов Такиулла Яхин улы Бөек Ватан сугышы ветераны, укытучылар династиясе вәкиле. Розалия Такиулла кызы әтисенең һәм әнисенең сугыш елларын ничек кичергәннәре турында сөйләде:

    “...Безнең авылда элек 15-20 ветеран бар иде, шуларның берсе дә хәзер исән калмады. Ләкин аларның якты истәлекләре, аларның хөрмәтләре, аларның исемнәре мәңге онытылмый.

    Минем үз әтием Сөләйманов Такиулла Яхин улы турында берничә сүз әйтәсем килә. Ул 1921 елда Стәрле авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәпне яхшы тәмамлаганнан соң Казанга укырга китә.

    1941 елда сугыш башлану белән әтине армия сафларына алалар. Ул укуын тәмамлый алмый. 1941 елдан 1946 нчы елның маена хәтле фронтта була. Әти Украинада укыганнан соң зенитчик артиллериясендә хезмәт итә, аннан соң сугышның беренче көннәрен Мәскәү янындагы бәрелештә башлый. Анда рус гаскәрләре җиңеп чыга. Шунда катнашкан өчен әтигә “Батырлык” медален бирәләр. Аннан соң ул Белоруссия, Украина, Польша территорияләрен азат итүдә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен “За Варшаву” медале белән бүләкләнә.

    Сугыш вакытында әти элемтәче, прожекторчы, наводчик вазифаларын үти, бүлек командиры була.

    Сугыштан соң кире Стәрлегә кайта, аннан соң аны Бөгелмәгә укытучылар курсларына җибәрәләр. Физкультура, хәрби эш, хезмәт укытучысы була.

    Сугыш башланганда әниебез Шакирова Фәрдия Шакир кызы бары тик 10 нчы сыйныфта гына укый. Ул сугышта катнашырга теләп, сохарилар киптергән, оекбашлар бәйләгән. Әмма гаиләгә кайгы килә: Чалпыда мәктәп директоры булган олы абыйлары вафат була. Шул сәбәпле, әти-әнисе әйтәләр: “Абыең вафат, кызым, син барма инде сугышка”.

    Әнине курсларда укыганнан соң Стәрле мәктәбенә татар теле укытучысы итеп җибәрәләр. Әти белән әни шунда танышып өйләнешәләр.

    Тиздән әти белән әнине Камышлы авылына җибәрәләр. Бу мәктәптә җиде ел эшләгәннән соң, алар 1953 елда Җиңү бистәсе урта мәктәбенә күчтеләр. 30 елдан артык анда укыттылар, чын-чынлап халык мәхәббәтен яуладылар”.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: