Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гармунны гомерлек юлдаш итеп

    Бу тормышта шатланган, кайгырган, моңланган чаклар була. Андый вакытларда Сәрия ханым кулына гармун ала да халкыбызның борынгы көйләрен суза, шулай йөрәгенә тынгы таба.

    Гармун аның гомерлек юлдашы дияргә була. Ишле гаиләдә үскән кызга ачысын да, төчесен дә шактый татырга туры килгән. Тумышы белән Сәрия Сәгъдәтуллина (кыз фамилиясе Әхмәдуллина) Әлмәт районы Сөләй авылыннан.

    – Колхозчы гаиләсендә тудым, тугыз бала идек. Баян алырлык рәт юк ул вакытта. Каршыда мәктәп директоры тора иде. Бакчаларыннан тиз генә ике чиләк карлыган җыеп бирәм дә боларга, баяннарында уйнап чыгам. Әти берчак абыема гармун сатып алды. “Тисәң, чамала!” – дип кисәтә абый. Ул югында алып уйныйм да урынына куям. Барбер сизә. Башка да менеп төшкән иде инде бер шуның өчен, – дип Сәрия ханым белән үткәннәргә әйләнеп кайттык.

    Сигезенче сыйныфтан соң ул Азнакайда училищеда штукатур-буяучы һөнәренә укый.

    – Ижевскийга эшкә җибәрделәр. Анда Төзүчеләр бәйрәменә туры килдек. Мин баянда уйнадым. “Нәрсә дип килдең монда, бу синең һөнәрең түгел, бар кайтып кит, акча да бирәм”, – диде мастер. 16 яшем тулган көнне авыл советы рәисе район үзәгенә алып барып, мине мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп эшкә билгеләтте. Колхоз 390 сум түләп, курсларда укыдым. Институтта кал, диделәр. Кая калыйм, акча юк. Кайтсам, абый авариягә эләккән. Аякларын кистеләр. Гармун бирмәгәне дә машинага бәрелеп һәлак булды. Әти белән әни урында яттылар, 9 ел карадым, үзем медсестрага әйләнеп беттем...

    Әлеге хакта Сәрия ханым күз яшьләрсез генә сөйли алмый. Якыннарының фаҗигасе аны бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә мәҗбүр итә. Сөйләй мәдәният йортында эшләгәндә төрле авылларда концертлар куеп, коллективка 4 гармун сатып ала ул. Аннан Мәмәт авылында эшли. Себергә дә китәргә туры килә. 1987 елда Җәлилгә күчә. Анда да мәдәният йортына урнаша. Халык уен кораллары бүлеген җитәкли.

    – Аның өстенә әбиләр ансамблен тактылар. Кырыгар кеше белән чыгып китә идек концерт куярга. 2001 елда әнине җирләгәч, кинотеатрга эшкә кердем. Сарманда әбиләргә социаль хезмәткәр булып та йөрдем әле, – ди.

    Училищеда укыган чакта ук гашыйк булган Азнакайга исә ире белән 2010 елда күчеп киләләр. Мәдәни үзәктәге “Ихлас” фольклор ансамбленә гармунчы итеп чакыралар үзен. Кая инде гармунда гына уйнау!

    – Ансамблебездә сәнгатьтән ерак торган, әмма җырларга яратучы пенсионерлар, күбесе физик мөмкинлеге чикле кешеләр.Сәрия апа ут өертеп, аларны бер йодрыкка туплап тота иде. Без аңардан бик тә уңдык. Әле ансамбльдән киткәч тә мәдәни проектларда нык ярдәм итте, – ди ансамбль җитәкчесе Фәнзирә Кәлимуллина.

    Тагын бер яраткан шөгыле бар Сәрия ханымның – балык тоту.

    – Мин бит йоклый алмыйм. Төнлә бөтен юасы керләрне юып, өйне җыештырып, ашарга пешереп куям. Ир белән икәүләшеп таң сызылу белән кармакларны алып чыгып китәбез. Районда без бармаган буа калмагандыр, – ди ул.

    Балык тотып кына калмыйлар, су буйларын гармун моңына да күмеп кайталар әле. Күңелендәге хисләрен гармун моңнарына гына түгел, ак кәгазьгә шигырь итеп тә тезә.

    – Аларны бары үзем өчен язам, беркемгә дә күрсәткәнем юк, – ди.

    Кызы белән оныгына матди яктан гына түгел, рухи яктан да ныклы терәк Сәрия ханым. Карап торышка аның бер кайгысы юктыр, тормышы ал да гөл кебек тоела, чөнки ул һәрчак елмая. Аның елмаюы синең дә дөньяңны яктыртып җибәрә. Юкка гына дуслары-танышлары Сәрия ханымны “Бәйрәм-кеше” димиләр.

    “Дөнья байлыгын без үзебез белән алып китә алмыйбыз. Күңелгә җыйган изгелекләр, шушы җир йөзендә кылган игелекле гамәлләр генә мәңгелек кыйммәтләр булып калачак”... Сәрия Сәгди (бу аның тәхәллүсе) социаль челтәрендә күптән түгел шушы сүзләрне язып элгән. Ә бит, чыннан да, хак әйтелгән һәм аңа бик тә туры килә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: