Азнакаево
  • Рус Тат
  •   Азнакайның тудыру йортында – матур бәйрәм

     Районыбызда елның беренче булып, аннан соң 100 нче, 200 нче, башка түгәрәк даталарда, ишле гаиләләрдә туган сабыйларны тудыру йортыннан якыннарына тантаналы төстә тапшырып озату матур гадәткә әверелде.

    Бүген шундый тантана Әхмәдулловлар гаиләсе хөрмәтенә үтте. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, баш табиб Илдар Шиһапов, Илнур белән Гөлнурның коллегалары, Әниләр көнендә дөньяга аваз салган Райанның апа-абыйлары, әби-бабайларына изге теләкләрен ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: