Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның Балтач авылында кар яуган

    Синоптиклар бу атнада кар явармы, юкмы, дип фаразлаганда, Азнакай районының Балтач авылында бүген болытлар ак юрганннан кар бөртекләре сипте.

    Әлеге күренешне сайтны даими укучыларыбызның берсе төшереп җибәргән. Татарстанның Гидрометеорология үзәге белгечләре республикада беренче кар 20 октябрьдә яварга мөмкин, дип дөрес күзаллаган икән. Әлбәттә, бу әлегә вакытлыча күренеш, кар һичшиксез эреп бетәр. Табигатьне күзәтеп баручылар кар октябрь ахырында гына җиргә ятачак, дигән фикердә. Һава температурасы нуль градустан түбән төшә икән, кары да булачак, ди алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: