Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларга хокукый ярдәм күрсәтеләчәк

    Пенсия фондының Азнакайдагы клиентлар белән эшләү хезмәте “Россия пенсионерлар берлеге”нең җирле бүлеге һәм Кеше хокукларын яклау буенча вәкил белән берлектә Хокукый ярдәм көне үткәрәләр.

    Ул 7 июльдә 13.00-14.00 сәгатьләрдә оештырыла.

    Азнакайлылар пенсия түләү, гаилә хәле, мөлкәт мәсьәләләре, хезмәт һәм торак закончалыгы үтәлеше белән бәйле бәхәсләр буенча профессионал белгечләрдән сорауларына җаваплар, консультация алачак. Алдан язылу өчен телефон: 7-09-06. Үткәрү урыны: Пенсия фондының Клиентлар белән эшләү бүлеге актлар залы (Төзүчеләр урамы, 10 йорт). 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: