Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, ә сез еланнан куркасызмы?

    Җәй ялындырып, әле килергә генә азаплана, ә урман-кырларда еланнар инде бик батыраеп  “ау”га чыккан.

    Күрәсезме, нинди зәһәрләр. Кем әйтмешли, алар тозагына эләгергә язмасын. Хәер, бу алардан бераз шөлләгәннәр фикере. Аларны өйрәнүчеләр,  холыкларын яхшы белүчеләр игътибар итмичә, зыян-мазар салмыйча узып китсәң, алар сиңа борылып та карамыйлар, дигән фикердә. 

    Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле сайтыбыз язылучылары, укучыларыбыз? Гомумән, сез үзегез еланнардан куркасызмы? Чакканнары юкмы? Аларның шулай урман-кырларга “баш булырга” җыенуына ничек карыйсыз?

    Данил Шәвәлиев фотосы һәм видеосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: