Азнакай

Азнакай районы

Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан инвалид балалар дельфиннар белән дуслашты

Җәй рәхәтендә иң хозурланучылар, әлбәттә, балаларыбыз. Алар өчен районда ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, парклар, уен мәйданчыклары эшли, кызыклы экскурсияләр, сәяхәтләр оештырыла. Шушы көннәрдә районның инвалидлар һәм "Умырзая" җәмгыятьләре дә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга онытылмаслык ял ясадылар. Иркен, уңайлы автобуста 16 сабый һәм үсмер, әти-әниләре, якыннары озатуында Яр Чаллыдагы дельфинарийга сәяхәт...

Җәй рәхәтендә иң хозурланучылар, әлбәттә, балаларыбыз.

Алар өчен районда ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, парклар, уен мәйданчыклары эшли, кызыклы экскурсияләр, сәяхәтләр оештырыла.

Шушы көннәрдә районның инвалидлар һәм "Умырзая" җәмгыятьләре дә физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга онытылмаслык ял ясадылар.

Иркен, уңайлы автобуста 16 сабый һәм үсмер, әти-әниләре, якыннары озатуында Яр Чаллыдагы дельфинарийга сәяхәт кылды.

"Артист" дельфиннарның берсеннән-берсе уздырып тамаша күрсәтүе аларда гаҗәеп тәэсир-кичерешләр тудырып, яшәү дәрте өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан инвалид балалар дельфиннар белән дуслашты