Реклама
Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 11 предприятие катнашып, 421 мең сумлык продукция тәкъдим итте. Ярминкәдә терлек һәм кош-корт ите, яшелчә, бал, бөртекле культуралар сатылган. ********************* 1 ноябрьдә Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында узачак авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм ярминкәсенә килергә онытмагыз! Бу көнне...
Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 11 предприятие катнашып, 421 мең сумлык продукция тәкъдим итте. Ярминкәдә терлек һәм кош-корт ите, яшелчә, бал, бөртекле культуралар сатылган.
*********************
1 ноябрьдә Азнакай шәһәренең Сөембикә урамында узачак авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм ярминкәсенә килергә онытмагыз!
Бу көнне агропредприятиеләр, шәхси хуҗалыклар, эшмәкәрләр, сәүдә оешмалары киң ассортиментта үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Район һәм шәһәр Мәдәният йорты каршында авыл хуҗалыгы күргәзмәләре була. Килегез! Күңелле музыка, чәй өстәлләре дә сезгә бәйрәм кәефе өстәр.
Башлана 9.00 сәгатьтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз