Реклама
Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, Азнакайда машиналардан әйберләр урлау очраклары шактый арткан. Әлеге җинаятьләрнең барсы да урамнарда, ишегалларында һәм сакланмаган тукталышларда кылына. Азнакайда машиналардан әйбер урлауның 6 очрагы теркәлгән, аларның барсы да төнге вакытта кылынган. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, күп очракта угрыларның игътибарын машина салоны эчендә калдырылган радар-детектор, видеорегистратор, навигатор кебек...
Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, Азнакайда машиналардан әйберләр урлау очраклары шактый арткан.
Әлеге җинаятьләрнең барсы да урамнарда, ишегалларында һәм сакланмаган тукталышларда кылына.
Азнакайда машиналардан әйбер урлауның 6 очрагы теркәлгән, аларның барсы да төнге вакытта кылынган.
Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, күп очракта угрыларның игътибарын машина салоны эчендә калдырылган радар-детектор, видеорегистратор, навигатор кебек җиһазлар җәлеп итә.
Агымдагы елның 10 аенда караклар 33 автомашинаны "чишендергән", урлашу фактының 10 очрагы ачылган.
Куып алып кителгән 11 машинаның унысы табылган, бер эш бүгенге көндә тикшерелә. 4 автотранспорт урланган, әлеге очраклар буенча кузгатылган 2 җинаять эше ачылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз