Реклама
Хатын-кыз ил, республика һәм район авыл хуҗалыгы азык-төлек продуктларын җитештерүдә алдынгы рольләрне алып тора. 15 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Бөтенроссия авыл хатын-кызлары көне авыл үсеше, гаилә традицияләрен саклау, үсеп килүче буынга лаеклы тәрбия бирүдә хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны хәлиткеч әһәмияткә ия булын күрсәтә. Әлеге уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ТР...
Хатын-кыз ил, республика һәм район авыл хуҗалыгы азык-төлек продуктларын җитештерүдә алдынгы рольләрне алып тора.
15 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Бөтенроссия авыл хатын-кызлары көне авыл үсеше, гаилә традицияләрен саклау, үсеп килүче буынга лаеклы тәрбия бирүдә хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны хәлиткеч әһәмияткә ия булын күрсәтә.
Әлеге уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ТР Агросәнәгать комплексы профсоюз оешмасы, район хатын-кызлар берлеге "Хатын-кыз - авыл хезмәтчәне" конкурсын оештыра. Бәйге дүрт номинация буенча барачак: "Хатын-кыз - ана", "Авылым -язмышым минем", "Хатын-кыз - лидер, җәмәгать эшлеклесе", "Хатын-кыз - нәсел саклаучы".
Конкурсның беренче этабы 16-30 сентябрьдә авыл җирлекләрендә уза. Зона туры - 1-10 октябрьдә, финал өлеше 15 октябрь көнне үтә. Җиңүчеләр Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көнендә бүләкләнәчәк.
Оештыру комитеты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз