Реклама
Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, хокук бозулар профилактикасы, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында Ирекле Халык Дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Бүгенге көндә ДНД гамәлдәме, гомумән, нинди сулыш белән яшиләр? Әнә шундый сораулар белән ДНД командиры Рәфис Миңнихановка мөрәҗәгать иттек. Әлбәттә, гамәлдә. Мәгълүм булганча, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә...
Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, хокук бозулар профилактикасы, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында Ирекле Халык Дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Бүгенге көндә ДНД гамәлдәме, гомумән, нинди сулыш белән яшиләр? Әнә шундый сораулар белән ДНД командиры Рәфис Миңнихановка мөрәҗәгать иттек.
Мәгълүм булганча, ДНД әгъзалары җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнә. График буенча 163 тапкыр шундый рейдларга чыктык. Аларда 157 ДНД әгъзасы катнашты. Чараларда район һәм шәһәр спортчылары аеруча зур ярдәм күрсәтәләр. Балалар-яшүсмерләр тренер-укытучылары балигъ булмаганнар арасында хокук бозу профилактикасы белән шөгыльләнәләр. Исәптә торган һәр балага җәмәгатьчелек тәрбиячеләре беркетелгән. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә имин булмаган гаиләләргә 17 рейд ясалды. Дискотекалар, спорт чараларында, төрле бәйрәмнәрдә, районкүләм узган рейдларда, мәктәпләрдә булып, җәмәгать тәртибен саклауда катнашабыз. Яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлибез, районның Гражданлык Оборонасы штабы эшендә актив катнашабыз. 27 тапкыр районның полиция бүлеге оештырган планлы рейдларда катнаштык. РФ административ хокук бозулар буенча 41 административ беркетмә төзедек.
- Ә шулай да ниндирәк тәртип бозулар белән ешрак очрашасыз?
- Бигрәк тә җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрү, тәмәке тарту күренешләре, балигъ булмаган балаларның төнге 10 сәгатьтән соң да урамда йөрүе; юл йөрү кагыйдәләрен, паспорт-виза режимын бозу очраклары күп һәм зур борчу тудыра. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә притоннарда да булырга, тикшерүләр уздырырга туры килә.
- Болар: Рәзиф Галимов җитәкчелегендәге "Азнакайнефть" идарәсе хезмәт коллективыннан ДНД әгъзалары: Илнур Мотыйгуллин, Динар Сәхбиев, Илнур Галиев, Илнур Садриев, "ННК-Геофизика" ЯАҖ дән (җитәкчесе Илдар Хөснуллин) Руслан Фәрхетдинов, Артур Гарипов, Рөстәм Хәсәнов; "Нефтемаш" Азнакай заводыннан (Марат Гайсин) Нәфис Мостафин, Наилә Кононова, Ленар Дәминов, Гамбәрия Морева, Рөстәм Лотфуллин, Алиса Шакирова, "Перекрыватель" ЯАҖдән (Виктор Старов) Таһир Латыйпов, Рамил Әбделхаков, Рәшит Катеев, Марсель Хәкимов. Шушы ук исемлеккә "Наш Дом", "Квартал -28" ТСЖлар, мәгариф идарәсе, үзәк район сырхауханәсе, Мәдәният бүлеге, "Татнефтедор" ҖЧҖнең УАД филиалы; "Водоканалсервис" ААҖ АПТС филиалы;"Ропотребнадзор", 89 нчы профлицей, Азнакай технологик-транспорт идарәсе, "ЛУТР" ҖЧҖ, Азнакай урман хуҗалыгы, Спорт һәм туризм учреждениеләрен дә кертергә булыр иде.
Киләчәктә эшчәнлекне тагын да ныгытып, киңәйтеп җибәрербез дип уйлыйм. Быел Казан шәһәрендә республикакүләм ДНД штабы оешачак. Без әнә шул штаб белән тыгыз бәйләнештә эшлиячәкбез.
Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз