Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Билгесез солдат көнен билгеләп үттеләр

    Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.

    Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.

    Шул исәптән, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Билгесез солдат көненә багышланган чара үткәрде. Аның максаты - Ватанга мәхәббәт, илебезнең героик үткәненә һәм хәзергесенә карата хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү.

    Социаль педагог: Шәехова Г.А.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: