Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай яшьләре – авыл туризмы буенча республика чарасында

    26-28 ноябрь көннәрендә башкаланың “Волга” Яшьләр үзәгендә үзен авыл туризмы гиды итеп күрергә теләгән яшьләр өчен киң масштаблы уку-өйрәнүләр оештырылды.

    Анда Азнакайдан да егет-кызлар катнашты. Районның Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Гөлназ Исламова, яшьләр лидерлары – Актүбәдән Энҗе Шәрәфиева, Рамил Шәрәфиев, Урманайдан Резеда Мофаздалова авыл туризмы гидларының тәүге мәктәбендә үзләре өчен бик күп яңалыклар ачтылар.

    Яшьләр җыелган җирдә һәрчак кызык. Алар уникаль туристик тәкъдимнәр стратегиясен төзеде, идеаль экскурсия серләренә төшенделәр, кешеләр белән аралашу алымнарын барладылар, туристик продуктларны сатуда бизнес проектлар белән таныштылар, социаль челтәрләрдә авыл җирлегенең үзенчәлекле якларын күрсәтү мөмкинлекләрен барладылар.

    Яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов белән очрашу да эчкесез сөйләшү рәвешендә, бик файдалы үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: