Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай янгын сүндерүчеләре «Татнефть» ААҖ объектларында эвакуацияләнү буенча өйрәнүләр үткәрде

    Иң мөһим бурычларның берсе-янгынны кисәтү һәм булдырмау.

    Янгын чыккан очракта, кешеләрне бинадан тиз рәвештә эвакуацияләү зарури. Кеше тормышы персоналның әзерлегенә һәм эвакуация вакытында аларның дөрес гамәлләренә бәйле.

    Эвакуация-янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе.

    Сентябрь башында «Татнефть» ААҖ объектларында янгын чыккан очракта хезмәткәрләрне административ биналардан эвакуацияләү буенча күрсәтмә укыту-тренировка дәресләре узды. Укуларга янгын сигнализациясенең хәвефле сиренасы старт бирде, ул «янгын» башлануы турында хәбәр итте. Хезмәткәрләр һәм персонал бик тиз арада бинадан эвакуацияләнде.

    Укыту эвакуациясенең иң төп нәтиҗәсе-персоналның янгын сигнализациясе тревогасына оператив реакциясе, бу реаль янгын шартларында бик мөһим. 

     

    24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: