Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары башланды

    Унберенче сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары башланды.

    Бүген алар география, химия, әдәбияттан сынау тоталар.

    Имтиханнар 26 майдан 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 23 июньнән 2 июльгә кадәр резерв көннәр дә билгеләнгән.

    Быел унберенче сыйныфны – 229 укучы тәмамлый. Шәһәр мәктәпләрендә – 159, Актүбә бистәсе мәктәпләрендә – 49, авыл мәктәпләрендә 21 укучы өчен Соңгы кыңгырау яңгырады. Аларның 13е фәннәр буенча республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этапларында призер булдылар. Унберенче сыйныфтан 34 укучы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә дәгъва кыла.

    Фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: