Азнакаево
  • Рус Тат
  • Зәйнәб Фәрхетдинова: "Терелтәсе иде дөньяны"

    Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың тормыш һәм иҗат юлы турындагы уйланулары, истәлек-хатирәләрен үз эченә алган өр-яңа китап әле генә кайнар табадан төште. Ул "Терелтәсе иде дөньяны" дип атала. Исеменнән күренгәнчә китап үзнчәлекле, кызыклы булырга ошаган. Җыетыкта шулай ук җырчы турында массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән кайбер язмалар, төрле чорларны чагылдыручы...

    Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың тормыш һәм иҗат юлы турындагы уйланулары, истәлек-хатирәләрен үз эченә алган өр-яңа китап әле генә кайнар табадан төште. Ул "Терелтәсе иде дөньяны" дип атала. Исеменнән күренгәнчә китап үзнчәлекле, кызыклы булырга ошаган. Җыетыкта шулай ук җырчы турында массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән кайбер язмалар, төрле чорларны чагылдыручы фоторәсемнәр урын алган. Моңлы сандугачыбыздан афоризмнар, аның белән бәйле кызыклы вакыйгалар да тәкъдим ителә.

    "Бу китапны эшләү, истәлекләрне бергәләп язу үзе бер рәхәтлек булды, яратып яздым. Зәйнәб бит ул үзе бөек җырчы, биектәге йолдыз булса да, аралашырга бик җиңел, гади - җирдән аерылмаган җырчы, кеше, дус", - ди җыентыкның авторы, мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлгенә Кәримова. Китаптан өзекләр белән укучыларыбыз безнең журнал аша да таныш.

    Источник: http://sahne.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: