Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үзләрен аямады алар

    Әтием Кашафетдин Хөснетдинов хәрби хезмәткә 1944 елда, 17 яшендә алына. Кара диңгез флотында башта 163нче, соңрак 193нче артиллерия дивизионында батарея командиры булып хезмәт итә. 7 ел илебез чиген саклый ул. Коммунист булса да, табыннан дога кылмыйча кузгалмады. Күңеле дә эчкерсез, куллары да алтын иде аның. Көн-төн дими Бүләк авылының иген...

    Әтием Кашафетдин Хөснетдинов хәрби хезмәткә 1944 елда, 17 яшендә алына. Кара диңгез флотында башта 163нче, соңрак 193нче артиллерия дивизионында батарея командиры булып хезмәт итә. 7 ел илебез чиген саклый ул.
    Коммунист булса да, табыннан дога кылмыйча кузгалмады. Күңеле дә эчкерсез, куллары да алтын иде аның. Көн-төн дими Бүләк авылының иген кырларында хезмәт куйды, район күләмендә алдынгылыкны яулап, "Кыр батыры" исеменә лаек булды. Ферма мөдире булып та эшләде. Әнием дә аңа бар яклап пар килгән: алдынгы бозау караучы. Әле дә хәтеремдә, берәр бозавы чирләп китсә, өйдән ипи, башкасын ташый иде. Борчылып, кат-кат барып малкайның хәлен белеп кайта. Аларга печәнне дә үзләре әзерлиләр. Бу мәшәкатьләрдә без, балалар да ярдәм итешергә йөрдек. Берчак шулай әни авырып сырхауханәдә ятканда, бозауларын мин карадым. Арада иң олысы, сөтне күбрәк эчеп, күбенде. Әле дә күз алдымда, әни кайткач, утар киртәсенә кулын аркылы куеп, шушы бозауны жәлләп елаган иде. Аллага шөкер, әнинең эшкә бөтен күңелен салуын, тырышлыгын күрделәр, бәяләделәр - ул хезмәт ветераны исемен йөртте.
    Көзгелектә әни амбарга да эшкә йөрде. Берсендә, ашлык агулаганда, борыныннан кан агып бик җәфаланды. Соңрак, еллар үткәч, моның нәтиҗәсе булып тамагында яман шеш барлыкка килде.
    Җәй буе чүбен утап үстергән 3әр гектар (әни хуҗасыз мәйданнарны да эшкәртергә алына иде) чөгендерне йолкып, чистартып, үзең машина юллап, төяп тапшырасы да бар. Менә шулай авылда бер мәшәкать икенчесен алыштырып кына торды.
    Кырда көрәк белән бәрәңге алу да авыл халкы җилкәсендә. Укудан кайткач, велосипедка утырып, без дә әти-әниләр янына ашыга идек. Учакта көеп пешкән бәрәңге тәменең мәңге онытыласы юк.
    Әти белән әнинең шулкадәр дә табигатьне яратуын сөйләп-аңлатып кына да булмый. Әле дә хәтерлим, авылда үткәрелгән җыелыштан әти бик борчулы кайтты. Су буендагы болынлыктагы талларны кисеп, чәчү мәйданы ясамакчылар икән.
    -Сулык-күлләрне шулай әкренләп корытып бетерерләр микәнни? - дип бик ачынып әни белән сөйләшкәнен ишеттем.
    Авылда ул чакта тәрбия, пропаганда чаралары көчле иде. Укытучы Тәзкирә апа - агитатор. Аның лекцияләренә яратып йөрделәр.
    Исемнәре тарих битләренә кереп калырлык бер гаиләнең ике алдынгысы - әтием Кашафетдин, әнием Мөзәянә гаиләсендә без 4 бала үстек. Безне кешелекле, олы җанлы, тырыш булырга өйрәтте алар. Барыбызны да белемле иттеләр.
    Инде үзебез олыгаеп киләбез. Әти-әнине хәзер инде төшләрдә генә күрәбез. Яшь чакларындагы кебек һаман да матур, җитез, хәрәкәтчән булып керәләр. Ак яулыклы, самими күңелле әбиләребез сагындыра. Тәбәнәк кенә, иске өйләрендәге җылылык, балкып торган нур, тәмле аш-су исләре күңелдә. Ямь-яшел үләнле ихатасында каз-үрдәкләр сибелешкән терәүле шул өйләрдән бәхет бөркелә иде...
    Әминә Латыйпова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: