Азнакаево
  • Рус Тат
  • Зәкәрия үткән юл - яшь буын өчен өлге

    Быел илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Кызганычка каршы, бу матур көннәрне сугыш ветераны - безнең кадерле, хөрмәтле бабабыз гына күрә алмый. Зәкәрия Каюмов 18 яшендә Татшуган авылыннан сугышка алынып, Кунцово шәһәрендә (Мәскәү астында) учебный Зенит артполкында укып, сержант исеме ала. "Зенит пулеметлары алып, машиналарга төялеп, Курск дугасына киттек,...

    Быел илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтә. Кызганычка каршы, бу матур көннәрне сугыш ветераны - безнең кадерле, хөрмәтле бабабыз гына күрә алмый.

    Зәкәрия Каюмов 18 яшендә Татшуган авылыннан сугышка алынып, Кунцово шәһәрендә (Мәскәү астында) учебный Зенит артполкында укып, сержант исеме ала. "Зенит пулеметлары алып, машиналарга төялеп, Курск дугасына киттек, беренче дары исен менә шунда татыдык," - дип искә ала иде бабабыз. Белград шәһәрен азат иткәндә, бомба ярчыгыннан каты яраланып, Курск госпиталендә ятып чыккач, ул 1943 елның көзендә 37нче Кызыл Байраклы Кутузов һәм Суворов орденлы Регина исемендәге Гвардия дивизиясенең 114нче полкында пулемет ротасында хезмәт итә. 1944 елның язына хәтле Белоруссия урманнарында авыр оборона һәм разведка сугышлары алып баралар.

    Бабайның истәлекләреннән: "Ниһаять, без 1944 елның 25 июнь көнне 45 минутлык артәзерлектән соң дошман оборонасын өзеп, немецларны куа киттек. Осиповиче тимер юл узелын алдык." Шушы батырлыклары өчен бабабыз Сталинның рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

    1944 елның августында Көнбатыш Буг елгасының уң ягы өчен сугышта беренче дәүләт бүләге - "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Польшаны азат иткәндә каты яраланып, протез аяк белән II төркем инвалидлык алып, 1944 елның 1 октябрендә авылга кайта. Җиңү бәйрәмен дә бабабыз туган авылында каршы ала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр "Батырлык өчен" медале һәм I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

    Сугыштан соң ул Татшуган авылында авыл советы секретаре, клуб мөдире, колхозда кассир булып эшли. 1946 елның августыннан Чалпы җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы итеп билгеләнә, ә 1949 елдан шул ук мәктәптә география укыта башлый.

    Зәкәрия Габдулла улы 44 ел гомерен балалар укытуга бирә. Киләчәк буынны тәрбияләүдә куйган олы хезмәтләре өчен 1975 елда "Халык мәгарифе отличнигы" билгесе белән бүләкләнә, ә 1982 елда "РСФСРның атказанган укытучысы" исемен бирәләр.

    Бабабыз турында хезмәттәшләре гел яхшы сүзләр генә сөйли иде. "Рухи яктан да, физик яктан да көчле. Начарлыкка түзеп тора алмый, турысын ярып салучан." Укучылары аны хәзер дә бик яратып искә алалар: "Туган ил, туган як табигатен өйрәтү белән бергә, бездә туган якка мәхәббәт тә тәрбияли алды." Аны районда гына түгел, Татарстандада бик яхшы беләләр. Бабабыз турында мәкаләләр район һәм республика гәҗит-журналларында бик күп тапкырлар язылды. Сәрия Вилданованың "Карт ветеран бии", Илдус Гыйләҗевның "Якташ солдат сәламе" шигырьләренең Зәкәрия Каюмов турында икәнлеге һәркемгә билгеле. Әйе, кечкенә булсак та, без дә бабайның агач аяк белән биегәнен хәтерлибез. Барлык кеше шакката иде аңа.

    Бабабыз белән без бик нык горурланабыз. Аның тәрбиясе безгә дә тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итте. Әниебез Рәмзия шулай ук бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады: 42 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, күптән түгел генә лаеклы ялга чыкты. Без дә гаиләдәге гореф-гадәтне бозмыйча, алар юлыннан киттек. Беребез Әлмәт шәһәренең 37нче "Әкият" балалар бакчасында, ә икенчебез Азнакай шәһәренең 16нчы "Әкият" балалар бакчасында эшлибез. Бабабыз Зәкәрия Габдулла улының исеменә тап төшермәслек итеп, аның лаеклы оныклары булырлык итеп хезмәт куярга тырышабыз.

    Резеда Харисова (Әлмәт),

    Рәмилә Шәрипова (Азнакай)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: