Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үзиреклеләр ярдәмгә әзер

    ​​​​​​​Соңгы вакытта, ни кызганыч, җирлегебездә дә югалучылар булгалый.

    Шушы хәлдән чыгып, район башлыгы Марсель Шәйдуллин фәрманы белән районда эзләү отряды төзелде. Яшьләр үзәге каршында оешкан бу отряд бүгенге көндә 50 дән артык үзиреклене берләштерә. Алар – оешма-предприятиелоәр, учреждениеләрдә эшләүче төрле яшьтәге кешеләр.

    Беренче тапкыр отряд югалган райондашыбызны эзләүгә 1 октябрьдә чыкты. Шушы көннәрдә алар янә җыелып, бу эшне дәвам итте.

    Җирелегебездә әнә шундый олы җанлы, башкаларның кайгысына битараф калмаган кешеләрнең булуы сөендерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: