Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үзебезнең сыр белән майга җитәме соң

    "Мәктәп туклануы комбинаты" ААҖ филиалы булган "Азнакай сөте" заводының "Крестьянское" мае һәм "Голландский" сыры "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүе" бәйгесендә узган ел беренче дәрәҗә дипломантлар булдылар һәм Россиянең 100 иң яхшы товарлары исемлегенә кертелделәр. Бу Азнакай җирлегендә җитештерелүче сыр белән май өчен бирелгән бүләкләрнең беренчесе генә түгел....

    "Мәктәп туклануы комбинаты" ААҖ филиалы булган "Азнакай сөте" заводының "Крестьянское" мае һәм "Голландский" сыры "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүе" бәйгесендә узган ел беренче дәрәҗә дипломантлар булдылар һәм Россиянең 100 иң яхшы товарлары исемлегенә кертелделәр.
    Бу Азнакай җирлегендә җитештерелүче сыр белән май өчен бирелгән бүләкләрнең беренчесе генә түгел. Гәрчә, аларны җитештерүче төрле елларда төрлечә: "Татарстан Вамин" ААҖ филиалының Азнакай сөт ясау заводы, "Мәктәп туклануы комбинаты"ның "Азнакай сөте" дип аталса да, бу продукция бары тик Азнакай май ясау заводында гына эшләнә.
    -Безнең заводка 1963 елда нигез салынып, баштагы мәлне аның тәүлегенә 30 тонна сөт эшкәртерлек куәте булган, - дип сөйли предприятие җитәкчесе Мөдәрис Гаязов. - Бүген ул тәүлек саен 100 тоннага якын сөт эшкәртүгә сәләтле, заманча җайланмалар һәм технологияләр белән җиһазланган уңышлы эшләп килүче предприятие санала.
    Аның язмышы да төрле заманаларны, үзгәрешләрне кичергән. 1994 елда социаль көйләнештәге алдынгы предприятие ачык типтагы акционерлык җәмгыятенә әйләндерелә. 2002 елда, үзгәртелеп, ягъни ирекле базар икътисадына чыгарылып, завод "Татарстан сөте", соңрак "Татарстан Вамин" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы дип йөртелә башлый. Ә инде 2013 елда, "Вамин" банкротлыкка чыккач, май чыгару заводының биналары һәм җиһазлары җирле мәктәп туклануы комбинатына арендага бирелде һәм завод үзе аның филиалына әйләнеп, "Азнакай сөте" исемен алды.
    -Ул чактагы хәлләр торышында бу коллективны саклап калу һәм эшне туктатмауда бердәнбер чыгу юлы иде, - дип искә ала Мөдәрис Мөнир улы. - Банкротлык процедурасы кредиторлар белән исәп-хисап ясау, мөлкәтне сату, персоналны эштән азат итүне үз эченә алган катгый закон таләпләре. Әмма Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин республика дәрәҗәсендә бу проблеманы хәл итә алды. Аның эш йөртүе нәтиҗәсендә заводның эше тукталмады. Коллективның нәтиҗәле эшләвен, заводның район икътисадында тоткан ролен саллы дәлилләп, ул аның язмышын хәл итүдә күп көч куйды. Район башлыгын иң әүвәл биредә эшләүче никадәр хезмәткәрнең бер көндә эшсез калырга мөмкин булуы борчый иде, ул моңа һич тә юл куярга тиеш түгеллеген, ризасызлыгын белдереп, кулдан килгәннең барын да эшләде. Аның бу мәсьәләне хәл итүдәге конкрет тәкъдимнәре, кискен адымнары үзенекен итте: нәтиҗәдә без мәктәп туклануы комбинаты кул астына күчтек. Әмма хуҗалык эшчәнлеге тулысынча үзебезгә калдырылды, персонал да саклап калынды. Инде менә 2 ел да 7 ай мөстәкыйль яшибез, элеккегечә эш үз куәте белән бара.
    Менә утыз елдан артык инде предприятиене Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре Мөдәрис Гаязов җитәкли. Нәкъ менә аның идарәчелегендә конкуренция шартларында эшне оештыруда новаторлык алымнары кулланылып, производствоның динамикалы үсешенә ирешелде, сөт продуктларының товар йөзен һәм сыйфатын үстерүгә максатчан юнәлеш алынды.
    Белеп эш итү һәм предприятиенең хаталарсыз стратегиясе нәтиҗәсендә коллективны саклап калуга гына түгел, ә инде аны эзлекле үстерү, җитештерелгән продукциянең ассортиментын завод кына түгел, ә республика горурланырлык итеп даими киңәйтүгә ирешелде. Бүген биредә продукциянең нинди генә төре ясалмый: сөт, кефир, катык, йогырт, бифидок, каймак, эремчек, әлбәттә инде, Россия һәм халыкара конкурслар, күргәзмәләрдә югары бүләкләргә лаек булып, даны еракларга таралган "Крестьянское" мае, "Голландский", "Столовый", "Сельский", "Костромской" сыры.
    145 кешедән торган оешманың уңышлары нигезендә квалификацияле персонал торуын әйтеп тә торасы юк. Бөтен төр производстволарда һәм идарә итүнең барлык дәрәҗәләрендә үз эшләрен яхшы белгән осталар эшли. Кризис чорының нинди генә авырлыкларын кичерүләргә карамастан, биредә оптимальләштерү сылтавы белән бер генә кешене дә кыскарту булмады, аларның һәркайсы үз урынында хезмәт куюын дәвам итте.
    Заводның тагын бер игътибарны җәлеп иткән, уңышларын тотрыклы үстерергә мөмкинлек ачкан ягы - елдан-ел аны модернизацияләп тору, заманча технологияләр белән куәтен арттыра бару.
    -Без беркайчан да бер урында таптанмадык, - ди биредә 32 ел хезмәт куйган Татарстан Республикасының азык-төлек сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, предприятиенең баш инженеры Альянус Мөхәммәтшин.
    - Завод тарихы - ул тамырдан үзгәрешләр, төп максаты производствоны киңәйтүгә, продукциянең яңа төрләрен үзләштерүгә, аның сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән даими реконструкцияләүләр, модернизацияләүләр тарихы да.
    Предприятиенең нәтиҗәле эшләве хезмәт хакларын вакытында түләп бару, коллективның социаль бурычларын үтәү, салымнарны түләү һәм сөт тапшыручылар белән вакытында алыш-биреш ясап тору мөмкинлеге бирә. Сөт тапшыручыларга килгәндә, алар арасында - үзебезнең Азнакай, Баулы һәм башка күрше районнарның, шулай ук Оренбург өлкәсенең уннарча эре агрофирмалары, крестьян-фермерлык хуҗалыклары. Ә инде күпчелекне күпсанлы шәхси хуҗалыклар тәшкил итә.
    -Шунсын төгәл әйтә алам, - ди Мөдәрис Мөнир улы, - районда җитештерелгән бер генә литр сөт тә юкка чыкмый, ә сыйфатлы продукциягә әйләндерелә.
    Ә инде Азнакай май ясау заводы продукциясе республикада гына түгел, күрше Башкортстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Чиләбе өлкәсендә, Екатеринбургта һәм башка зур калаларда да сатыла һәм аңа ихтыяҗ бар.
    -Бездә җитештерелгән май белән сырның "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлар һәм хезмәт күрсәтү" бәйгесендә 2015 ел күрсәткечләре буенча җиңү яулавы предприятие өчен аеруча мөһим, - дип ассызыклый Мөдәрис Гаязов. Ул монда коллективның зур тырышлыгын, осталыгын билгели һәм Азнакай халкына, завод продукцияләрен Татарстанда гына түгел, аннан читтә кулланучыларга да аларны сыйфатлы, җитәрлек күләмдә чыгарып, стратегик эшчәнлекләрен шулай дәвам итәчәкләрен әйтә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: