Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үзебез турында үзебез кайгыртмасак...

    Муниципаль берәмлекләрдә бара торган хисап җыелышларының чираттагысы Вахитов авыл җирлегендә узды. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов авыл үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән фидакарьләргә районның 80 еллыгы юбилей медальләрен тапшырды. Ә инде үз хуҗалыкларында савым сыерлар асраучы Фирдәвес Гыйниятуллин (12 баш эре мөгезле терлеге бар), Виктор Следков (22 баш), Виктор Черепашкин...

    Муниципаль берәмлекләрдә бара торган хисап җыелышларының чираттагысы Вахитов авыл җирлегендә узды.

    Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов авыл үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән фидакарьләргә районның 80 еллыгы юбилей медальләрен тапшырды. Ә инде үз хуҗалыкларында савым сыерлар асраучы Фирдәвес Гыйниятуллин (12 баш эре мөгезле терлеге бар), Виктор Следков (22 баш), Виктор Черепашкин (15 баш) махсус программа нигезендә сыер саву аппаратларына ия булдылар. Матур теләкләр һәм бүләкләргә 50, 55, 60 яшьлек юбилейларын уздыручы авылдашлар да ия булды.

    Вахитов авыл җирлеге башкарма комитеты эше турында авыл башлыгы Гөлсинә Шәвәлиева хисап тотты. 1438 кешесе булган Вахитов авыл җирлегенә Җиңү, Константиновка бистәләре, Загорье, Заречье, Чәкән авыллары керә. Авыл халкы «картая» бара. 540 кеше генә хезмәткә яраклы. Вахитов җирлегендә амбулатория, фельдшер-акушерлык пункты, ике элемтә бүлекчәсе, саклык кассасы, ике авыл Мәдәният йорты, ике китапханә, райпо һәм шәхси кибетләр уңышлы гына эшләп килә. Ләкин рентабельлек булмау сәбәпле, Заречье авылында бер кибет ябылган.

    Җирле үзидарә органнары нигездә бюджет хисабына яши. Ул исә физик затлардан кергән салым хисабына тулылана. Салымнар күбрәк булган саен, халыкның социаль шартларын яхшырту мөмкинлеге дә туа. Мәсәлән, юлларны төзекләндерү, эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, мәктәп, балалар бакчаларын төзекләндерү һәм башкалар. Халыкны иң борчыган мәсьәлә - су. Линияләр нык искергән һәм ремонт таләп ителә. Район җитәкчелеге белән бу мәсьәләдә билгеле эш башкарыла. 2011 елда ТНГС-И авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре Илдар Володкин һәм Рөстәм Хәмидулин, хуҗалык җитәкчесе Миннәхмәт Мәхмүтов һәм Расих Габитов ярдәме белән Җиңү бистәсе Үзәк урамы халкын эчә торган су белән тәэмин итү максатыннан су торбалары сузылган. Шулай ук авылда мәчет төзелеп килә. Аны бу елда төзеп бетерү планлаштырыла. Гөлсинә Ризатдиновна илебез икътисады базар мөнәсәбәтләренә күчү сәбәпле, су өчен түләргә кирәклеген әйтеп узды.

    - Авыл башлыгыннан «Бир!» дип утырып кына берни дә эшләп булмый. Су да өзлексез килеп торсын, урамнар якты булсын өчен безгә проблемаларны бергәләп чишәргә кирәк. Кемдер килеп эшләгәнне көтеп ятсак, ярык тагарак алдында калуың бик ихтимал. Урамнарны яшелләндерү, төзекләндерү, чүп-чарларны үз урынына ташлау беребезнең дә кулыннан килмәслек эш түгел.

    Вахитов авыл территориясендә авыл хуҗалыгы эшләре «Агро ТНГС -И» ҖЧҖ базасында башкарыла. 8908 гектар авыл хуҗалыгы җирләренең 7254 гектары сөрүлек җирләр. Узган ел авыл хуҗалыгында 100 кеше эшләгән, бу хезмәткә яраклы халыкның 18 процентын тәшкил итә. Хуҗалык таркалган чорда кадрларның күпләп эштән китүе күзәтелгән. Ләкин инвесторлар килгәч, хезмәткәрләрнең иртәгәге көнгә ышанычы арткан. Авыл предприятиесе пай җирләре өчен халыкка печән, ашлык һәм күпме кирәк шулкадәр салам бүлеп бирү мөмкинлеген тапкан.

    Ләкин базар шартларында инвесторларга гына аркаланып ятмыйча, авыл халкына үз эшен табып, керемнәре хакында үзләренә кайгырту зарур. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, үз бизнесыңны булдыру зур әһәмияткә ия. 2010 белән чагыштырганда 2011 елда мөгезле эре терлекләрнең саны 47 башка күбәйгән.

    Бүгенге көндә авыл халкыннан сөт җыю яхшы оештырылган. Мәсәлән, 2011 елда халыктан 4 миллион 974 мең сумга 4974 центнер сөт җыеп алынган.

    Авылда әнә шундый заманча гаилә фермалары булу өстәмә эш урыннары булдырырга ярдәм итә. Вахитов авыл җирлегендә бүген 4 гаилә үз эшен ачарга планлаштыра.

    Авыл башлыгы үз докладында алда торган проблемаларга: юлларны ремонтлау; Вахитов авыл җирлеге балансында торган торакларны хосусыйлаштыру; су линияләрен алыштыру; түбәләргә капиталь ремонт ясау; хуҗасыз объектлар белән эшләү һәм башкаларга тукталды.

    Җыелыштагылар районнан килгән оешма-предприятие җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларын биреп, җаваплар алдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: