Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үз кызыдай якын күрде

    Без Оренбург өлкәсе Адамовка районы авылларының берсендә яши идек. Әти-әнием бу якларга яшь чагында чирәм җирләр үзләштерергә дип килгән. Әтиемнең әнкәсе - Хөппениса әбием безгә кунакка килгәч, өйне бик яратты, әниемә карата бик яхшы мөгалләмәдә булды. Берничә ай кунак булды. Ягымлы теле, йомшак табигате өчендер, без, балалар, аның килүенә бик...

    Без Оренбург өлкәсе Адамовка районы авылларының берсендә яши идек. Әти-әнием бу якларга яшь чагында чирәм җирләр үзләштерергә дип килгән.

    Әтиемнең әнкәсе - Хөппениса әбием безгә кунакка килгәч, өйне бик яратты, әниемә карата бик яхшы мөгалләмәдә булды. Берничә ай кунак булды. Ягымлы теле, йомшак табигате өчендер, без, балалар, аның килүенә бик шатландык.

    Һәр иртәдә әби безне ак мич янына тезеп утырта да, дога өйрәтә иде. Бу дога хәтеремдә мәңгегә уелып калды. Аны укыган саен ак яулыгын япкан зирәк әбием искә төшә.

    Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтеп, безнең гаилә Оренбург төбәгендә тугыз ел гомер кичерде. "Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил", - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әнкәм туган якларын сагынган, күрәсең, әтине әби-бабайлар туфрагына кайтырга үгетләде. Әтием риза түгел, нигез кузгатып йөрмибез дип, каршы килде. Шунда әбием әнкәмнең хәленә кереп: "Килен дөрес фикердә, улым, колак сал,"- диде. Гадел холкы белән әби әнкәйне кызу холыклы әтиемнән кактыртмыйча яшәде. Гаиләдә ул әни яклы иде, аның таянычы була белде.

    Мин беркайчан да әбинең әнкәйне битәрләгәнен хәтерләмим. Исеме "каенана" булса да, ул аны үз кызы кебек күреп, якын итте. Төрле гаеп эзләп, "чүп өстенә чүмәлә" өймәде. Әнкәй янында "кырыс каенана" ролен башкармыйча, тыйнак кына киңәшче булды. Күрәсең, аның балалар әнкәсе булуын, тормышның, иң беренче чиратта, ана кешегә зур таләпләр куюын күңеле белән аңлагандыр.

    1968 елны Азнакай районы Югары Стәрле авылына күченеп кайттык. Әтием туган-үскән авылында зур тырышлык белән өй салырга кереште. Авылда Хөппениса әбием безгә кунакка ешрак килеп йөри башлады. Ул саргылт озын чәчләрен ике толым итеп үрә, толым очларына чулпы тага иде. Чулпылар тавышы көмеш чишмә тавышын хәтерләтә. Әбидән рөхсәт сорап, һәрберсен берәм-берәм учыма алып карыйм. Әбием аяк атлаган көйгә тимер тәңкәләр чылтыр-чылтыр килеп, өзмәс кыңгырау тавышы чыгара.

    Әби безгә килгәч: "И, килен, бөтенесе берүзеңә, бер ярдәмчең дә юк бит, - дип әнигә булыша. -Мин өйдә киленнең бөтен эшен карап куям", - ди (ул төп йортта олы улы Тимерхан абыйларда яшәде).

    Әби тапкыр телле, шаяртып сөйләшергә ярата иде. Хәл белергә килгәндә, һәрчак кесәсендә ак дәфтәр битенә төрелгән берничә шакмак шикәр булыр. Безгә бик кызык тоела иде. "Әби, кирәкмәс, бездә шикәр дә, конфет та бар бит", - дисәк тә, бу гадәтен ташламады. Күрәсең, яшьлек елларында татыган ризык кытлыгы аның хәтеренә нык сеңгән булган, татлы күчтәнәч белән оныкларымны шатландырам дип тырышкан.

    Шул елларны искә төшерәм дә, бүгенге көндә үсеп килүче нарасыйларыбызга әби-бабай җылысы һәм акыллы киңәшләре җитми кебек тоела миңа.

    Гөлсинә Төхбәтуллина

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: