Реклама
Дәүләт гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм итәчәк һәм аларның үз сәясәтен формалаштыруда катнашуын тәэмин итәчәк.
«Минемчә, коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең сыйфатлырак дәрәҗәсенә күчәргә кирәк. Кешеләрне теге яки бу мәнфәгатьләр һәм социаль проблемалар буенча берләштерә торган коммерцияле булмаган оешмалар гамәлдәге законнарга үзгәрешләрен тәкъдим итә алсыннар иде», — диде ул.
Күп кенә демократик илләрдә көчле профсоюзлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар бар, алар үз идеяләрен тәкъдим итеп, үзгәрешләр таләп итә ала, дип өстәде ул. Хәзер Россиядә тиешле мөмкинлек закон дәрәҗәсендә беркетеләчәк.
Фото: архив/Рамиль Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз