Азнакаево
  • Рус Тат
  • Юридик ярдәм – бушлай

    22 мартта Россия юристлар ассоциациясе халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Аның кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә (Азнакай шәһәре, Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) халыкны бушлай кабул итү оештырыла: 9.00-11.00 сәгатьләрдә Азнакай нотариаль округы нотариусы Шәйдуллина Сания Али кызы; 11.00-14.00 сәгатьләрдә Азнакай район буенча...

    22 мартта Россия юристлар ассоциациясе халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.
    Аның кысаларында "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә (Азнакай шәһәре, Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) халыкны бушлай кабул итү оештырыла: 9.00-11.00 сәгатьләрдә Азнакай нотариаль округы нотариусы Шәйдуллина Сания Али кызы; 11.00-14.00 сәгатьләрдә Азнакай район буенча ТР адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Ваничкина Нина Александровна, адвокат Сафиуллин Руслан Рәис улы; 14.00-16.00 сәгатьләрдә прокурорның өлкән ярдәмчесе Сәитов Илнур Ибраһим улы кабул итә. Белешмәләр өчен тел. 7-01-92.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: