Азнакаево
  • Рус Тат
  • Юлда йөри белмәсәң...

    Миннән чак кына алдарак атлап әби белән оныгы бара. Күрәсең, мәктәпкә. -Әйдә тегендәрәк, зебрадан чыгабыз, - кызчык бармагы белән юлга күрсәтеп, ханымның кулыннан тартты. Әбисенең анда кадәр үк барып торасы килмәде, болай да соңга калдык, дип, оныгын юлдан аркылы алып чыгып китте. Ленин урамы, иртәнге сигез тулып килә, машиналарның тыз-быз...

    Миннән чак кына алдарак атлап әби белән оныгы бара. Күрәсең, мәктәпкә.
    -Әйдә тегендәрәк, зебрадан чыгабыз, - кызчык бармагы белән юлга күрсәтеп, ханымның кулыннан тартты. Әбисенең анда кадәр үк барып торасы килмәде, болай да соңга калдык, дип, оныгын юлдан аркылы алып чыгып китте. Ленин урамы, иртәнге сигез тулып килә, машиналарның тыз-быз йөреп торган чагы. Ничарадан, бичара, дигәндәй, алар ни зебралы чыгу урыны, ни светофор булмаса да, туктап торып, бу ике җәяүлене уздырырга мәҗбүр булды. Менә шулай, без, өлкәннәр, балаларыбыз, оныкларыбызга юл кагыйдәсен сеңдерәсе урынга, аларны бозарга, санга сукмаска үзебез үк өйрәтәбез. Ә бит күпчелек аварияләрне менә шушы мәнсезлек тудыра да. 11 ай эчендә республика юлларында 1491 җәяүле зыян күргән, аларның 152се вафат булган, 1396сы төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда, быел 19 очракка күбрәк. Җәяүлеләр гаебе белән 601 юл фаҗигасе туган, аларда 114 кеше үлгән, 508е тән яралары алган. Статистика чаң сугарлык! Райондагы хәл торышы белән кызыксынып, ЮХИДИның пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаковка мөрәҗәгать иттек.
    - Районда ел башыннан 47 юл һәлакәте теркәлде, аларда 12 кеше вафат булды, 60ы җәрәхәтләр алды. 5 юл вакыйгасында балалар зыян күрде.
    Җәяүлеләр гаебе белән ясалган аварияләр саны 3, аларда 2 кеше үлде, 1се травма алды, - диде ул. Аннары быелның 1 июленнән юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләргә тукталды. Анда торак пунктыннан читтәге юлларда җәяүлеләрнең караңгы вакытта өс киемнәрендә яктырткыч элементлары булырга тиешлеге аныкланган. Машина йөртүчеләргә бу билгеләр ачык күренеп торырга тиеш. Әмма киемдәге мондый яктырткыч билгеләр караңгыда авылда, шәһәрдә йөргәндә дә кирәк, ул чагында машина йөртүчеләр аларны фараның якын уты белән 200 метрдан, ерак утта 350 метрдан ук күреп алачак, ә инде киемдә мондый яктырткыч элементлар булмаганда, бу аралык нибары 50 һәм 100 метр гына тәшкил итә. Кагыйдә нигезендә, җәяүлеләр юлны бары тик рөхсәт ителгән урыннан, зебрадан, светофордан гына, ә инде юл чатларында юл читеннән һәм тротуардан, юл бик яхшы күренеп торган җирдән генә, үзенә куркыныч янамавына ышангач кына чыгарга тиеш.
    -Белгәнебезчә, юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләргә 500 сум күләмендә штраф каралган. Ә инде аларны тиешле урында үткәреп җибәрмәгән машина йөртүчеләргә ул 1500 сум күләмендә билгеләнгән, - дип ассызыклады ул.
    Урамдагы бер машинаның артындагы: "Ашыкма! Бакыйлыкта тәүлек әйләнә кабул итәләр", - дигән сүзләрне укыгач, сискәнеп куйган идем. Ә бит чыннан да үзебезнең кабалану, мәнсезлек, игътибарсызлык тудыра юл һәлакәтләрен. Кая чабабыз, ни дип ашкынабыз? Статистика бик тә уйландырырлык.
    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: